Перевод ! юлдаш авылда тора. ул әби белән генә яши. аның иң яраткан вакыты- каникул. чөнки шәһәрдән авылга аның иң яраткан кешеләре- айдар һәм ләйсән кайта. машина ишегалдына керүгә, юлдашның күзләре ут яна башлый. ул томырылып чаба. әле берсе янына килә, әле икенчесе янында бөтерелә. менә ул, урамга чыгып, һау-һау килеп өреп керә. ишетегез, янәсе, минем дусларым кайтты. аның менә шундый бер гадәте бар: машинадан әйбер ала башлагач, койрыгын болгый, күзен ялтыратып, тын гына карап утыра. күчтәнәч көтәсеңме? - ди аңа ләйсән. әлбәттә, күчтәнәчсез кайтмыйлар! аш, колбаса, ботка, сөяк- барысы да юлдашка. шәһәр күчтәнәчләре бигрәк тәмле шул! 39