Долгими воинами Ивана Грозного страна была разорена. В начале века случился страшный голод. По стране начались восстания. Этим воспользовались поляки и заняли Москву. Страна оказалась в опасности. Несколько раз менялись правители.Люди собирались на площади и стали думать, как беде. Кузьмин Минин обратился к людям, и те, стали приносить то, что мог. На собранные деньги собрали войско. Объявлена война полякам. Ополченцы не попускали к ним подводы с едой. В Кремле начался голод. Через два месяца штурмом были взяты окрестности Кремля. Выжившие в Кремле поляки были вынуждены сдаться. Москва была освобождена. Это время назвали «смутным». Пожарский на свои деньги построил на Красной площади Казанский собор.Кузьма Минин был награждён вотчиной и стал думным дьяком. Дмитрий Пожарский также был награждён вотчиной под Суздалем. Он был избран в боярскую думу, а потом назначен воеводой в Новгород.
Первым царем из рода Романовых стал Михаил Федорович. Это произошло в 1613 году, после долгих лет Смуты, разорившей и обескровившей страну. Выборы Земским собором нового царя были весьма бурными. Несколько боярских партий имели своих кандидатов. За юного Михаила Федоровича помимо придворных выступили казаки, создавшие собственную легенду о передаче власти царем Федором.
Семнадцатилетний Михаил Федорович венчался на царство летом 1613 года.
Если более точно, то: избрание на царство Земским Собором состоялось 21 февраля1613г.
Тема: Ф.Яруллинның “Кояштагы тап” хикәясе (6 нчы сыйныфта сыйныфтан тыш уку дәресе)
Дәрес тибы: Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Максат: 1. Хикәя белән таныштыру, эчтәлегенә төшендерү; текстка караган лексиканы сөйләмдә активлаштыру; укучыларның аралашу күнекмәләрен үстерү; бердәм хезмәттәшлек итәргә өйрәтү; сәнгатьле, йөгерек, дөрес уку күнекмәләрен камилләштерү.
2. Фикерләү сәләтен үстерү, үзфикерләүне булдыру.
3. Әниләргә карата хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Фәнис Яруллин.Сайланма әсәрләр; Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, ноутбук.
Таратма материаллар:ак, сары битләр, маркерлар.
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше.
1. Исәнләшү. “Хәерле көн, балалар!”
2. Дәреснең максаты белән таныштыру.
- Укучылар, бездә бүген сыйныфтан тыш уку дәресе. Сезгә өйдә Ф. Яруллинның “Кояштагы тап” хикәясен укып килергә кушылган иде. Без дәрестә аның эчтәлегенә төшенербез, яхшылык һәм яманлык турында сөйләшербез.
II. Актуальләштерү.
Укучыларга “Нәрсә ул яхшылык?” “Нәрсә ул яманлык?” дигән сораулар куела.
Алар үз фикерләрен белдерәләр. Бер-берсен тулыландыралар.
III. Яңа материал.
1. Татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән “яхшылык, яманлык” сүзләренең төшенчәсен аңлату.
Яхшылык – файда, уңайлык, изгелек
Яманлык – усаллык, начарлык, әшәкелек.
2. Укучыларга ак кәгазь битләре, маркерлар таратыла. Алар шунда, чиратлашып, әниләренең яхшы сыйфатларын язалар. Шуннан соң бер укучы җавапларны укып чыга. Җаваплар кабатланмаска тиеш.
- Рәхмәт, балалар! Ә без үзебезнең әниләргә борчу китермибез микән? Алар бәхетле булсын өчен сезгә нишләргә кирәк? (тырышып укырга, тәртипле булырга)
Хикәядәге аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик.
3. Сүзлек эше: тап – берәр өслектә аерылып торган нокта яисә мәйданчык
өтеп – яндырып, көйдереп
шомлы – куркыныч
4. Хикәя белән эш.
Өйдә укып килгән “Кояштагы тап” хикәясе буенча сөйләшү.
Хикәядә нинди образлар бар?
Хикәядән әнисе образы турында язылган юлларны табып укыгыз.
Өзектән әнисенең ниләр эшләгәнлеген табып әйтәләр.
Әни кешенең төп сыйфаты – эшчәнлек икәнлеген әйттерүгә ирешү.
Бу хикәядә малайның нинди сыйфатын күрдек?
Иң төп сыйфат: әнисе – эшчән, малай – ялкау икәнлеген күрдек.
Малай урынында булсагыз нишләр идегез? (Җаваплар тыңлана)
Ял итү. Физкультминутка.
IV. Ныгыту.
Укучыларга сорау язылган карточкалар таратыла һәм җавапларын дәрестән чыкканда җыеп алына.
1) Малай кем белән яшәгән? 2) Малайның әнисе нәрсәләр эшләгән? 3) Авыру әнисе малайдан нәрсә сораган? 4) Малай нинди начарлык эшләгән? 5) Бу начарлыкны нәрсә күргән? 6) Кояшта нәрсә калган?
V. Йомгаклау.
1. Сары кәгазьләргә әниләргә теләкләр язалар.
Мәсәлән: Бәхетле бул! Исән-сау бул!
Сәламәт бул! Янәшәмдә бул!
Озак яшә! Кайгы күрмә!
Беркайчан да авырма! Авырма! һ.б.
VI. Өй эше. Әниләр турында мәкальләр язып килергә.
Дәрес “Әни” турында җыр белән тәмамлана. Укучыларга билгеләр кую һәм дәресне тәмамлап, алар белән саубуллашу.