daniil2zhuravlev
10.11.2020 23:50

Стихи башкирских поэтов о весне на языке

Нажмите на рекламу ниже и сразу увидите ответ
Популярные вопросы:
Ответ:
V73663
23.09.2020 16:01
Наҗар Нəҗми

Туган җирең Идел буе,
Һəр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы,
Җырдай моңлы татар теле.
Ак алъяпкыч бəйлəсəлəр,
Өзелеп тора кызлар биле.
Кызлар кебек шат чырайлы,
Ачык йөзле татар теле.
Халкың кебек уңган да син,
Хезмəттə син көне-төне.
Ир-егетлəреңдəй дəртле,
Гайрəтле син, татар теле.
Фəннəн сине аерса да
Гасырларның афəт җиле.
Аксакалларыңдай олпат,
Акыллы син, татар теле.
Ассалар да, киссəлəр дə,
Үлмəдең син, калдың тере,
Чукындырган чагында да
Чукынмадың, татар теле.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишлəтмəде язмыш сине.
Дөньяда күп нəрсə күрдең,
əй мөкатдəс Тукай теле.
Төрмəлəргə дə яптылар
Җəлил белəн бергə сине.
Төрмəлəрдə дə килмешəк
Булмадың син, татар теле.
Зинданнарны ярып чыктың,
Ялкынланып чыктың кире,
Хəтта фашист тегермəне
Тарта алмады анда сине,
əй син, батыр татар теле!
Кабатланмас үткəннəрең —
Гасырларның яман чире.
Кабатлар сине гасырлар,
Татар теле, дуслык теле
0,0(0 оценок)
Полный доступ
Позволит учиться лучше и быстрее. Неограниченный доступ к базе и ответам от экспертов и ai-bota Оформи подписку
logo
Начни делиться знаниями
Вход Регистрация
Что ты хочешь узнать?
Спроси ai-бота