1. Ь билгесе бугаз тартыгын белдергән сүзне күрсәтегез.
Берьюлы, мәсьәлә, тальян, шәльяулык
2. Морфологик принципка нигезләнеп язылган сүз булган җөмләне билгеләгез.
1) Башкалабызның тарихы Кремльдән башлана. 2) Ул тарих бик серле. 3) Без, олылар һәм кечеләр, аны белергә тиешбез.4) Әби-бабаларыбыздан сорашып, китаплардан укып, кинофильмнар карап...(Ф.Хуҗин)
3. Сүзләрне дөрес итеп языгыз.
(Х,һ)икмәт, мәш(х,һ)үр, мө(х,һ)тәрәм, җәе(н,ң)ке, яла(н,ң)гач, ши(н,ң)гән, и(н,ң)глиз.
4. Фразеологик берәмлекләргә синоним сыйфатлар уйлап языгыз.
Күз явын алырлык –
Кабак бәлеше кебек –
Майлы ботка ашау түгел –
Телеңне йотарлык -
5. Һәр бирелгән сүз белән берәр җөмлә уйлап языгыз.
Генерал, генераль, мемориал, мемориаль, идеал, идеаль.
6. Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез. Кысылды сүзенә морфологик анализ ясагыз.
Күз алларымнан әллә нинди мамык боҗралар очты, тыным кысылды, чөнки миннән дүрт-биш адым ераклыкта гына биек аяклы дүрт торна басып тора иде. (М.Мәһдиев)
7. Татар теленә тәрҗемә итегез.
Послание, зонтик, рябина, облик, суд.
8. “Нәрсә ул мода?” темасына 12 җөмләдән торган хикәя төзегез.