zalina59
02.11.2021 11:22

ответить на контрольные во МДК , буду очень благодарен )

Нажмите на рекламу ниже и сразу увидите ответ
Популярные вопросы:
Ответ:
слядя
18.05.2021 18:38

1. Солнечная энергетика. Характеристика: это направление нетрадиционной энергии, основанное на непосредственном использовании солнечного излучения, для получения энергии в каком-либо виде. Плюсы: считается возобновляемым ресурсом.

Минусы: не производит энергию, если солнце не светит.

2. Ветровая энергетика. Характеристика: это отрасль энергетики, специализирующаяся на преобразовании кинетической энергии воздушных масс в атмосфере в электрическую, механическую, тепловую, или в любую другую форму энергии. Плюсы: отсутствует влияния на тепловой баланс атмосферы Земли. Минусы: плохо влияет на работу телевизионных сетей.

3. Геотермальная энергия. Характеристика: это направление энергетики, основанная на производстве энергетической энергии, содержащейся в недрах земли на геотермальных станциях. Плюсы: Высокая мощность, стабильное действие. Минусы: практическая неиссякаемость и полная независимость от окружающей среды.

0,0(0 оценок)
Ответ:
aliolga
17.06.2021 00:57

Мемуар һәм автобиографик жанр дөнья әдәбиятының мөһим бер өлешен тәшкил итә. Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәре — татар әдәбиятында автобиографик жанрга караган беренче үрнәкләрдән. Ул 1909 елда дөнья күрә. Олуг шагыйребезнең иҗатын теге яисә бу юнәлештә өйрәнгән һәр әдәбият галиме, тәнкыйтьче аның истәлекләренә мөрәҗәгать итә, алардагы фикерләргә таяна. Аерым алганда, И. Нуруллин, Г. Халит, Р. Башкуров һ.б. ларның Г. Тукайга багышланган хезмәтләрендә «Исемдә калганнар» әсәре төрле яклап игътибар үзәгенә алына. Галимнәр шагыйрьнең тормыш баскычлары турында сүз йөрткәндә, әсәрләрдән өзекләр китерәләр, бәя бирәләр.

Кагыйдә буларак, автобиографик әсәрләр олы гомер юлы үткән язучы тарафыннан иҗат ителә. 23 яшьлек Тукайны, үткәнгә әйләнеп карап, гомер агышын күздән кичерергә нәрсә этәрә соң? Бу хакта «Исемдә калганнар» мөкаддимәсендә әдип үзе болай дип яза: «Исемдә калганнар» ны язуыма башлыча сәбәп берничә нәширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирүгә үтенүләре булды. Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрле тәрҗемәи хәлемне «кыскача гына рәвештә бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте».

Автобиографик әсәрнең тагын бер үзенчәлеге — аның сөйләм агышының ике «мин» исеменнән алып барылуы. Авторның үткәне исеменнән яшь «мин» сөйли, бүгенге язучының фикерләрен башка «мин» барлый. Шул рәвешле, әдип үткән гомерен хәтерендә яңартып, аны бүгенге белән бәйләнештә бербөтен итеп сурәтләргә омтыла. Әсәрнең мөкаддимәсендә олы шагыйрь яшь Апушның «шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән» балачагы турында язачагын искәртә. Алдан ул әсәрне ике өлешкә бүлеп язарга ниятли, әмма, белүебезчә, икенче кисәк гамәлгә ашырылмый кала.

Истәлек характерындагы әсәрләргә хас булганча, «Исемдә калганнар» ның беренче бүлегендә Тукай үзенең нәсел шәҗәрәсенә игътибар итүне кирәк таба, әтисе Мөхәммәтгариф, бабасы Мөхәммәтгалим, аларның Кушлавычка килүләре, шулай ук әнисе Мәмдүдә, әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла хәзрәт турында сөйләп үтә. Моннан соң яшь Апушның чиктән тыш авыр гомер агышы әсәрдә кырыс чынбарлыкны сурәтләгән манзаралар аша моңсу нота белән тасвирлана. Ире үлгәч, Мәмдүдә апа күрше авыл мулласына кияүгә чыга һәм улын Шәрифә карчыкка биреп калдыра. Тукай бу чорны хәтерләмәсә дә, авылдагы карчык, хатыннар сөйләвеннән чыгып, әбинең үзенә карата һичбер шәфкать күрсәтмәгәнен ачынып искә ала. Шул ук вакытта ул әбигә карата күңелдә ачу сакламавын, киресенчә, аны бәхилләвен: «Алла аңа рәхмәт әйтсен», — дип тәмамлый. Әнисенең үлеменнән соң башыннан кичкән мохтаҗлыкларны, ятимлек газапларын олы «миннең» тәэсирле сөйләме аша күңелгә үткәрә. Шулар арасында Зиннәтулла бабасы йортында «алты күгәрчен арасында бер чәүкә» булуы, Ташаяк базарында уенчыкларга кызыгып кайтуы, Сәгъди абзый йортында үзен үксез бала итеп тоюы һ.б. ассызыклана.

Балачак хатирәләреннән күңелендә сакланган кайбер шатлыклы, күңелле вакыйгалар да әсәрдә игътибардан читтә калмый. Шундыйлардан Саснага килгәч, үги әтисенең малайны чәй янында кәрәзле бал яккан ак күмәч белән сыйлавы, Зиннәтулла бабасы йортында Саҗидә апасының аны, башкалардан яшереп, иркәләве — сөюе, Кырлайдагы әтисенең аны үз баласыдай якын күрүе, андагы Сабан туе бәйрәмнәре һ.б ны олы Тукай балачагының кыска гомерле бәхетле хатирәләре итеп сурәтли. Билгеле, әлеге санаулы шатлыклы мизгелләр аның күргән газап-михнәтләре янәшәсендә гаять сүрән тоелалар. Моннан шагыйрь күрсәткән ямьсез тормышның кызыгы килеп чыга да инде. Кеше бу фани дөньяда никадәр күбрәк сыналса, шулкадәр сизгеррәк була, һәр кечкенә шатлыкны олы бәхет итеп кабул итә.

Автобиографик әсәрдә Тукай үзе яшәгән мохитны, аны тәрбияләгән җәмгыятьне, кешеләрне тасвирлап яза, бәя бирә, анализлый.

0,0(0 оценок)
Полный доступ
Позволит учиться лучше и быстрее. Неограниченный доступ к базе и ответам от экспертов и ai-bota Оформи подписку
logo
Начни делиться знаниями
Вход Регистрация
Что ты хочешь узнать?
Спроси ai-бота