Войти
Регистрация
Спроси ai-bota
СофияВладимировна
30.10.2021 10:39
Напишите , легенду на татарском языке!
Нажмите на рекламу ниже и сразу увидите ответ
↓
Популярные вопросы:
trofimovakarina1
22.11.2022 18:55
В таблице представлены результаты учащихся за экзамен по математике. Число верно решенных задач 0 1 2 3 4 5 6 Количество учащихся 3 4 12 15 8 3 5 a) Сколько учащихся сдавали...
Алинка1984
19.07.2021 02:59
Знайти коефіціенти а,б і с квадратного рівняння: -6+3х²- х=0...
тупой810
25.10.2022 07:41
Вычислить значения неизвестного угла х без транспортира...
demianchik
14.03.2023 23:01
Итоговая контрольная работа по историиЗадание В1. Выберите и з предложенного верные суждения1). К восточным славянам относятся племена хазар, печенегов и половцев2) Первый...
volck223
28.04.2020 23:48
Укажите все трёхзначные числа 4,5 и 7 буду очень рада )...
Aleksey311
28.04.2020 23:48
У: (31678 - 31570) =2149 как решить...
belka1006
19.04.2022 10:30
Выбери и запиши наибольшую из десятичных дробей: 39,09 ; 38,33 ; 38,74 ; 39,7....
blazhenko66
19.04.2022 10:30
Найдите объём прямоугольного параллепипеда с измерениями 2 1/3см,1 2/7см и 10 1/2см...
laravivaldyoy2w4w
05.03.2021 07:07
143 115 : 47 × (60012-59953)...
r79533240813
01.07.2022 00:04
это математика хотя меня все игнорят...
Ответ:
саша3347
03.10.2020 00:23
ЗӨҺРӘ ЙОЛДЫЗ
Заманында Зөһрә исемле бик матур, бик акыллы, бик эшчән кыз булган. Аның булдыклылыгына, уңганлыгына, һәр эшне белүенә, кешеләргә карата игелекле булуына бөтен тирә-якның исләре китеп сөйлиләр икән. Ләкин ул үзенең матурлыгы, уңганлыгы белән бер дә эреләнмәгән. Аның бик усал үги анасы булып, ул Зөһрәдән бик көнләшеп, һәрвакыт юк сәбәпләр белән аны тирги, ачулана, кыен эшләр куша икән. Иртәдән алып кичкә кадәр эшләгән Зөһрә. Юри, кешеләр елан, ерткыч күп дип сөйли торган куркыныч урманнарга Зөһрәне коры утыннар җыярга җибәрә икән үги анасы. Зөһрә бер дә карышмый, үзенә кушылган эшләрне эшли, аңар һични булмый икән. Ничаклы ачуланса да, ничаклы эшләтсә дә, Зөһрә үги анасына бер дә усаллык кылмый икән. Күңеле һәрвакыт изгелектә генә булган. Кулыннан килгән эшләрне көн димәгән, төн димәгән эшләгән, ничек тә үги анасын ризалатырга тырышкан. Зөһрәнең сабырлыгы, түземлеге үги ананы бигрәк тә ачуландырган.
Шулай бер көнне, иртәдән кичкә кадәр эшләп бик арып кайткач, Зөһрәгә үги анасы төпсез кисмәккә су ташырга кушкан, үзен бик ачуланып:
— Әгәр дә таң атканчы тутырмасаң, йортыма аяк басачак булма, кыйнап үтерермен,— дигән.
Зөһрә бер сүз дә әйтмичә, көянтәсе белән чиләкләрен күтәреп, суга киткән. Көн буе эшләүдән куллары талган, аяклары йөрүдән көчкә-көчкә генә атлыйлар, җилкәләре буш чиләкләр күтәргәнгә дә сызлана икән. Бик матур айлы кич булган. Ай күктән көмештәй ак якты нурларын җиргә коя, бөтен җир йөзе, нурга чумып, иркәләнеп тын гына ята икән.
Яр буенда Зөһрә, бер аккан суга, бер күктәге айга, бер тирә-ягына карап, тирән уйга чумган. Туган әнисенең ягымлы сүзләре, җылы куены исенә төшкән. Шунда үзенең бәхет-сезлеген уйлап, кайнар яшьләре бит буенча җиргә тәгәрәгәннәр. Ул ялгыз үксеп-үксеп җылаган да, «уф...» дип сулап, чиләкләре белән су алган. Сулы авыр чиләкләр аның җилкәләрен тагын да авыррак басалар икән. Ул тагын айга караган. Ай һаман нурланып йөзә икән. Үзенең бәхетсезлегенә кызның җаны әрнегән, ләкин бәхетсезлеге өчен берәүне дә гаепләмәгән. Күңелендә үги анасына бер усал уе юк, тик аңар миһербанлык кына тели икән. Шунда, бер йолдыз атылып, дөнья тагын да нурланыбрак киткәндәй булган. Зөһрәнең күңеленә дә әллә нишләп җиңел була башлаган. Күңеле һәрвакыт яхшылыкта булганга, Зөһрәне бер якты йолдыз һәрвакыт күзәтеп торган икән, менә шул җиргә атылып, аны нурларына чолгап күтәрә башлаган. Зөһрә үзе дә кайдадыр күтәрелгәнен сизгән, чиләкләре җиңеләйгәндәй булган. Аның йөрәгендәге авыр төен беткән, күңеленә бик йомшак, бик җиңел, бик рәхәт булган. Шунда озын керфекле күзләрен ачып җибәрсә, үзен ай уртасында күргән.
Сез әгәр дә тулган айга игътибар белән күзләрегезне текәп карасагыз, ай уртасында көянтәсенә чиләкләрен аскан Зөһрә кызның басып торганын әле дә күрерсез. Ә ай янында ялтырап яна торган йолдыз — бусы инде Зөһрәне күккә күтәргән йолдыз. Аны Зөһрә йолдызы дип йөриләр.
0,0
(0 оценок)
Полный доступ
Позволит учиться лучше и быстрее. Неограниченный доступ к базе и ответам от экспертов и ai-bota
Оформи подписку
О НАС
О нас
Блог
Карьера
Условия пользования
Авторское право
Политика конфиденциальности
Политика использования файлов cookie
Предпочтения cookie-файлов
СООБЩЕСТВО
Сообщество
Для школ
Родителям
Кодекс чести
Правила сообщества
Insights
Стань помощником
ПОМОЩЬ
Зарегистрируйся
Центр помощи
Центр безопасности
Договор о конфиденциальности полученной информации
App
Начни делиться знаниями
Вход
Регистрация
Что ты хочешь узнать?
Спроси ai-бота